news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус бар дип шикләнгәндә нишләргә кирәк?

Беренче чиратта, хезмәттәшләреңә, аралашкан кешеләреңә шалтыратып, аларны кисәтергә кирәк.

news_top
Коронавирус бар дип шикләнгәндә нишләргә кирәк?
pixabay.com

Коронавирус йоктырдым дип шикләнсәң, нишләргә? Табиб һәм телевидениедә алып баручы Евгений Комаровский Instagram аккаунтында киңәшләр бирде.

Беренче чиратта, хезмәттәшләреңә, аралашкан кешеләреңә шалтыратып, аларны кисәтергә кирәк. Аннары өйдә калырга, чәй һәм компот эчәргә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. «Литрлап су эчәргә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк», — ди ул.

Аннары нишлисен симптомнардан чыгып хәл итәргә кирәк. Тамак авыртса, суыра торган дарулар кулланырга кирәк, температура күтәрелсә - парацетомол эчәргә. Шулай өйдә температураның 20 градустан артмавы, дымлылык 50-55 процент булуы шарт.

Комаровский ВИЧ вакытында кулланыла торган вируска каршы препаратлар, шулай ук хлорохин һәм азитромицин кулланырга кирәкмәгәнлеген әйтә.

Комаровский алкоголикларның ни өчен коронавирус белән аз авыруын да аңлата. Тормыш төбенә төшкән кешеләрнең аралашкан кешеләре аз, шуңа күрә алар инфекция йоктырмый, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар