Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус аркасында татар артистлары да концертларын күчерә

Бөтен дөньяда коронавирус пандемиясе игълан ителде.

news_top_970_100
Коронавирус аркасында татар артистлары да концертларын күчерә
Салават Камалетдинов

Соңгы айларда бөтен Җир шарында коронавирус авыруы таралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар әзерләнде.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар Түбән Камада булачак концертларын кичектереп тора. Бу турыда алар инстаграмдагы сәхифәләрендә хәбәр итте.

«Хөрмәтле тамашачыларыбыз. Кызганыч, ләкин Президентыбыз указы буенча, 15, 16 мартта Түбән Кама шәһәрендәге концерт кичектерелә. Тамаша 14, 15 майга күчерелә. Билетлар үз көчендә кала. Билетларыгызны тапшырмасагыз, сезгә рәхмәтле булырбыз. Без киләбез. Бездән тормаган әйберләр бар. Авырмыйк, сау-сәламәт булыйк», — дип сөйли алар.

Инстачылар бертавыштан артистларны юата, «кызганыч» дип язалар.

Дөньяда Covid-19 коронавирусы таралу пандемия рәвешен алды. Бу хакта РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Якын көннәрдә һәм атналарда без үлем очраклары һәм авыру таралган илләр саны артачак дип фаразлыйбыз», — дигән Тедрос Адханом Гебрейесус Женевада узган брифингта.

Пандемия — ул илнең бөтен территориясендә, чиктәш дәүләтләр һәм дөньяның күп кенә илләре территориясендә йогышлы авыру таралу белән характерлана торган көчле эпидемия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100