news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус аркасында Россиядә смартфоннар кыйммәтләнәчәкме?

Россиядәге складларда товар запасының күп булы һәм аның мартка кадәр җитәчәге турында да әйтелә.

news_top
Коронавирус аркасында Россиядә смартфоннар кыйммәтләнәчәкме?
pixabay.com/ru

Коронавирус эпидемиясе һәм Кытайдагы заводларны ябу аркасында Россиядә һәм дөньяда смартфоннарга бәя артачак. Һәр атна саен фабрикалар ценникка 1,5 — 3 процент бәя өстәячәк. Бу хакта Известия газетасы яза.

Шулай ук автокомпонентлар кайтару буенча да өзеклекләр булачак. Шул сәбәпле запчастьләр берничә тапкырга кыйммәтләнәчәк.

Әгәр атна дәвамында Кытайда электроника җитештерү яңартылмаса, март ахырында ук Россиядә товар дефициты булачак, дип яза Известия.

Фабрикаларда яллар 14 февральгә кадәр озайтылган дигән мәгълүматлар бар. Товар алып кайту проблемалары Кытайдагы барлык брендларга, шулай ук Apple һәм өлешчә Samsung брендларын кагылачак.

Россиядәге складларда товар запасының күп булы һәм аның мартка кадәр җитәчәге турында да әйтелә.

Экспертлар, кибетләрдә смартфоннар җитмәү зур куркыныч тудырмый, чөнки бу иң кирәкле дару һәм ризыклар түгел дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар