Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус анализын көтеп ятучы ир-ат хастаханәдән качарга маташканда һәлак булган

52 яшьлек ир-атка хастаханә хезмәткәреннән авыру йоккан дип шикләнеп, изоляциягә күчерәләр.

news_top_970_100
Коронавирус анализын көтеп ятучы ир-ат хастаханәдән качарга маташканда һәлак булган
Рамил Гали

Якутиядә яшәүче ир-ат хастаханәдә коронавируска анализларын көтеп ята. Ул ике тапкыр качып китәргә маташа, ләкин аны тоткарлыйлар. Аннары ул өченче тапкыр качарга җыенганда өенче катта урнашкан тәрәзәдән егылып төшеп, һәлак була. Бу турыда Вилюйск башлыгы Семен Винокуровка сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-ат ни сәбәпле шундый адымга барганы билгесез. Чөнки берничә сәгатьтән аны болай да өенә кайтарып җибәрергә тиеш булганнар. Ир-атның анализлары да әзер — анда коронавирус булмавы раслана.

Мәрхүмне бер атна элек Вилюйск хастаханәсенә китерәләр. Ул пычак белән яраланган була. Хастаханәдә ир-атның яраларын бер хатын бәйли. Соңрак бу хезмәткәрнең Петербургтан кайтуы һәм анда COVID-19 авыруы булуы ачыклана. Яралы ир-ат бу хатын-кыз белән аралашу сәбәпле, аны 16 апрельдә обсерваторга күчерәләр. Табиблар бу кешегә дә коронавирус йогу ихтимал дип шикләнә. 

Дүрт көн изоляциядә яшәгән вакытта 52 яшьлек ир-ат ике тапкыр качарга маташа. Ләкин аны ике тапкырында да сакчылар тоткарлый. 21 апрельгә каршы төндә ул тагын качарга җыена: тәрәзә пәрдәләрен тоташтырып бәйли һәм аска төшә башлый. Ләкин ул егыла һәм һәлак була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100