Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«КороLOVЕвирус»: Коронавирус аркасында егет белән кыз бер-берсен табышкан

Хәзер 18 яшьлек Инна белән Даниил икесе дә Төмәндә вакытлыча яшәп тору пунктында.

news_top_970_100

Коронавирус эпидемиясе бөтен дөнья халкына тәэсир итте. Ләкин алар арасында кимендә ике кеше бәхетен дә тапкан. Красноярскидан 18 яшьлек Даниил Парфенович һәм Киров өлкәсеннән 18 яшьлек Инна Савинцева Кытайның Ухань аэропортында эвакуация вакытында очрашкан һәм бер-берсенә гашыйк булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

«Без Россия кешеләрен Кытайдан эвакуацияләгәндә Ухань аэропортында очраштык. Оештыручылар фамилияләрне һәм исемлекне тикшерә иде. Без бер-бер артлы чиратка бастык. Аннары сөйләшә башладык. Икебез дә битлектән идек», — ди Даниил.

Инна Кытайда эшли. Ул - музыка редакторы. Даниил — студент.

Инна белән Данил самолетта да бер-берсенә якын утырган. Аларны Төмәнгә алып кайтып, шифаханәгә салганнар. «Без бергә яшибез дип әйтеп карадык, тик бер номерга урнаша алмадык», — ди яшьләр. Хәзер алар күрешә алмый, мессенджерлар аша аралашалар.

«Инна — хыялымда күз алдына китергән кыз, аның белән булырга телим», — ди Даниил.

Хәзер Инна белән Даниил чынбарлыкта очрашу турында хыяллана. Урамда бергә йөриселәре килә. Карантиннан соң, алар берәр атна Төмәндә яшәп торырга җыеналар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100