"Корн доги" яки клярда сосиска
Сосиска яратмаган бала бармы икән?! Бу ризык һичшиксез аларга ошаячак.
Клярда сырлы сосискалар өчен: кыска сосискалар (яки икегә бүләргә), шакмаклы йомшак сыр, таякчылар.
Сосискаларга озын таякчык тыгып чыгарга, сыр белән төрергә һәм 20 минутка туңдыргычка куярга.
Аннары клярга манып алырга һәм майда кыздырырга.