Салат өчен 700 грамм кыяр, 1 бал кашыгы тоз, 1 кишер, 5-6 тырнак сарымсак, 1 суган яки бер бәйләм яшел суган, петрушка, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 3 аш кашыгы соя соусы кирәк була.
Кыярны эре, озынча итеп турарга, кишерне махсус угычтан уарга, сарымсакны сыткыч аша чыгарырга, суганны ярымбоҗралап турарга.
50 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы корейча кишер тәмләткечен салып кайнарлатып алырга һәм салатка кушарга.
Салатны яхшылап болгатырга, ике сәгатькә суыткычка куярга.