news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корейча кишер һәм кыяр салаты

Зур булып үскән калдык кыярларны нишләтергә белмисезме? Менә бу җиңел салатны ясап куя аласыз.

news_top
Корейча кишер һәм кыяр салаты
Кышка корейча кыяр белән кишер салаты ясау өчен: 2,5 кг эре кыяр, 250 г кишер, 1 баш сарымсак, 15 г корейча кишер өчен тәмләткеч.

Маринад өчен: 125 мл 9% аш серкәсе, 1/4 стакан шикәр комы, 125 мл үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп (тәменчә) тоз.

Кишерне һәм кыярны махсус угычтан уарга яки саламлап турарга, вак угычтан уылган сарымсак салырга. Маринад өчен барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга.

Яшелчәләргә маринадны салырга һәм бер тәүлеккә суыткычка куярга, шул арада 4-5 тапкыр болгатырга.

Соңыннан стерильләштерелгән вак банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар