news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кореяча ташкабак рецепты

Тиз һәм җайлы ясала торган рецепт тәкъдим итәбез.

news_top
Кореяча ташкабак рецепты
pixabay.com/ru

Бакчаларда яшелчәләр өлгерә, кореяча ташкабакның җайлы гына рецептын тәкъдим итәбез. Рецепт «Яндекс.Дзен» да бар.

Ингредиентлар 700 мл лы өч банкага һәм 500 мл лы бер банкага исәпләнгән.

Кирәк:

  • 2 кг ташкабак
  • 1 кг кишер
  • 500 г суган
  • 1 ст. 9 процентлы уксус
  • 1 ст. шикәр комы
  • 2 аш к. тоз
  • 1 ст. үсемлек мае
  • 1 аш к. төелгән кориандр
  • 1 ч. к. кардамон
  • 1 ч. к. кара борыч

Ташкабакларны кореяча кишер угычыннан уарга һәм тирән савытка салырга. Кишерне чистартырга һәм ташкабакны уган кебек уарга. Ташкабак белән кишерне кушарга. Суганны нәзек ярымтүгәрәк итеп турарга һәм уылган яшелчәләргә кушарга.

Маринад ясарга. Тирән савытка уксус, май, шикәр комы, тоз, кориандр, кардамон, борыч салырга һәм болгатырга.

Маринадны әзер яшелчәләргә салырга һәм кимендә ике сәгатькә суыткычка куярга.

Ул вакытта банка һәм капкачларны стерилизацияләргә. Әзер яшелчәләрне банкаларга тутырырга, калган маринадны да тигез итеп банкаларга бүләргә.

Тирән кәстрүл төбенә сөлге җәяргә, банкаларны, капкачларын өсләренә куеп, шул кәстрүлгә урнаштырырга. Банкаларның «җилкәсенә» кадәр җылы су салырга. Су кайнап чыккан моменттан 20 минут стерилизацияләргә.

Банкаларны кәстрүлдән алырга, капкачларын яхшылап ябарга, әйләндерергә һәм тулысынча суынганчы төреп куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар