Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корея лидеры Ким Чен Ын тәрҗемәчесенең русча ике сүзе интернетта таралды

news_top_970_100
Корея лидеры Ким Чен Ын тәрҗемәчесенең русча ике сүзе интернетта таралды
Фото: © РИА Новости / РФ Табигать министрлыгы башлыгының матбугат хезмәте, © РИА Новости / POOL

Корея лидеры Ким Чен Ын 4 елга беренче тапкыр чит илгә чыкты. Бу сәфәр Путин белән очрашу өчен оештырылган. Корея җитәкчесе Россиягә махсус поезд белән килде.

Россия Президенты Владимир Путин Корея Халык-Демократик Республикасы (КНДР) лидеры Ким Чен Ын белән төшке ашта РФ һәм КНДР халыкларының иминлеге һәм чәчәк атуы, ике илнең хезмәттәшлеге ныгуы өчен тост күтәрде.

«Безнең илләр – Россия Федерациясе һәм Корея Халык Республикасы арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне алга таба ныгыту, халыкларыбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен тост тәкъдим итәргә телим», – дип мөрәҗәгать итте Путин Ким Чен Ынга аның рәсми визиты вакытында.

Корея Халык-Демократик Республикасы лидеры Ким Чен Ын үзенең Россиягә сәфәрен Пхеньян һәм Мәскәү элемтәләрен стратегик хезмәттәшлекнең какшамас мөнәсәбәтләренә әйләндерү өчен мөһим момент булачагын белдерде.

«Йомгаклап әйткәндә, хәзерге визитыбыз Россия – Кореянең традицион дуслык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүдә, стратегик хезмәттәшлекнең какшамас мөнәсәбәтләренә әйләндерүдә мөһим момент булачагына ышанычымны белдерәм», – диде ул РФ Президенты Владимир Путин белән төшке аш вакытында.

Корея Халык-Демократик Республикасы лидеры Ким Чен Ын КНДР һәм РФ мөнәсәбәтләренең үсеше Пхеньян һәм Мәскәү мәнфәгатьләренә туры килүен, КНДРның Россия белән озак вакытлы мөнәсәбәтләр төзергә ниятләвен дә әйтте.

«Корея – Россия дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтү һәм үстерү – бу ике ил халыклары мәнфәгатьләренә тулысынча җавап биреп кенә калмый, хәзерге заманның таләбе дә булып тора», – дип белдерде ул.

«Мин президент (Россия Президенты Владимир Путин ред.) белән озак вакытларга тотрыклы, киләчәккә омтылган Корея – Россия мөнәсәбәтләре төзиячәкмен һәм алар нигезендә ике илдә дә көчле дәүләт төзүне көчле итеп стимуллаштырачакмын һәм халыкара чын гаделлекне гамәлгә ашырачакмын», – дип өстәде Төньяк Корея лидеры.

КНДР лидеры Ким Чен Ын Ерак Көнчыгышка үзенең бронепоездында 12 сентябрьдә килде.

Бу сәфәр – аның 4 ел эчендә беренче тапкыр чит илгә чыгуы, Россиягә икенче визиты, дип яза «РИА Новости».

Корея җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин белән «Восточный» космодромында очрашты.

Россия социаль челтәрләрендә бу очрашудан бер видео аеруча тиз тарала. Ким Чен Ынның тәрҗемәчесе әйткән сүзләрне халык рус телендә әйтергә ярамый торган сүзгә охшата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100