Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбанны ничәсе чалалар һәм корбан чалу кемгә мәҗбүри?

Быел Корбан гаете 20 июльгә туры килә.

news_top_970_100
Корбанны ничәсе чалалар һәм корбан чалу кемгә мәҗбүри?

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 20 июльгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чалалар. Татарстан Диния нәзарәте корбан чалу тәртипләрен аңлатты.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

  • беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 20 июльдә);
  • һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 21 һәм 22 июльдә).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

  • мөселман;
  • ирекле;
  • мосафир булмаган;
  • нисаб күләмендәге малга ия кеше;
  • бәйрәм көнендә.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100