news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корбанлык хайван ничә яшьтә булырга тиеш?

news_top
Корбанлык хайван ничә яшьтә булырга тиеш?
Владимир Васильев

Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:

  • дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),
  • сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),
  • сарыклар (яки кәҗәләр).

Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.

Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.

Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:

  • дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
  • сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
  • сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар