news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корбанга нинди хайваннарны чалырга ярамый?

Корбанга нинди хайваннарны чалырга ярамый?

news_top
Корбанга нинди хайваннарны чалырга ярамый?
Быел Корбан гаете 11 августта була. Корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый торган хайваннар исемлеге Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында чыкты: 
  • ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;
  • һичьюгы бер аягы сукыр булса, әгәр аның сукырлыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
  • авыру, ябык булса;
  • колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә). 
Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:
  • тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
  • кастрацияләнгән булса,
  • кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).
Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:
  • корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
  • әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар