Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан нисабы ничә сум, Казанда кайда корбан чалдырып була?

news_top_970_100
Корбан нисабы ничә сум, Казанда кайда корбан чалдырып була?
"Татар-информ" архивы

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2023 елның 28 июненә туры килә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 36 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында 3 көн дәвам итәчәк. Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалыначак.

Исемлек Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тарафыннан Казанда корбан чалу урыннарын оештыру һәм тикшерү эше кысаларында шәһәр мэриясе белән берлектә төзелде. Гаетне уздыру көненә үзгәрешләр булырга мөмкин. Актуаль мәгълүмат – Диния Нәзарәте сайтында, диелә хәбәрдә.

Казанда корбан чалу урыннары:

  • «Апанай» мәчете, К.Насыри, 27
  • Бертуган Петряевлар урамында корбан чалу комплексы 
  • «Тынычлык» мәчете, Тынычлык бистәсе, Мелитопольская, 15
  • «Гадел» мәчете, Оренбург тракты, 193
  • «Мәрҗани» мәчете, К.Насыйри, 17
  • «Ризван» мәчете, Х.Мәүлүтов, 48а
  • «Билял» мәчете, Иркен, 29
  • «Куддус» мәчете, Яснополянский тыкрыгы,16
  • «Иман Нуры» мәчете, Дорожная ур.,32А
  • «Бистә Нуры Габделгаллям» мәчете, ​Яңа Сосновка т.м., Пионер, 5
  • «Казан Нуры» мәчете, Ф.Әмирхан, 3
  • «Салихҗан» мәчете, Бестужев, 66
  • «Фатиха» мәчете, Кадышево т.м., Рихард Зорге ур., 2а
  • «Мәүлид» мәчете, Залесный т.м., Селянская, 23
  • «Әхмәдзәки» мәчете, Залесный т.м., Осиновский тыкрыгы, 16а
  • «Рамазан» мәчете, Окольная, 25Б
  • «Рәҗәб» мәчете, Энгельс, 20/39
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100