Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете сәгать ничәдә башлана?

Быел нисаб күләме 36 мең сумны тәшкил итә.

news_top_970_100
Корбан гаете сәгать ничәдә башлана?

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2021 елның 20 июленә туры килә. Татарстан Диния нәзарәте гает уздыру тәртипләрен аңлатты.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 мең сумны тәшкил итә.

Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). 

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 02.30 – иртәнге намаз;
  • 02.45-03.30 – Коръән укылу;
  • 03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;
  • 04.00 – гает намазын уку;
  • 04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
  • 04.30 – корбан чала башлау.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100