Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете ничәдә башлана, Гарәфә көне кайчан була, корбанны кайчан чалалар?

news_top_970_100
Корбан гаете ничәдә башлана, Гарәфә көне кайчан була, корбанны кайчан чалалар?
"Татар-информ" архивы

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 28 июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Актанышта – 02.42 сәгатьтә чыга.) Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 2.30-03.00 – Коръән укылу;
  • 03.00-03.30 – гает вәгазе укылу;
  • 03.30 – гает намазын уку;
  • 03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак, һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 36 мең сум.

27, 28, 29, 30 июнь, 1 июль көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (27 июньдә иртәнге намаздан башлап 1 июльдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһу вәллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100