«Хозур дин турында» телеграм-каналында корбан чалу тарихы турында яздылар.
Аллаһы Тәгалә 2 олуг пәйгамбәребезне зур сынау белән сыный. Ибраһим галәйһиссәлам төшендә улы Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан итүен күрә. Ибраһим галәйһиссәлам моның мәгънәсен аңлаганнан соң, никадәр авыр булса да, итагатьлелек күрсәтеп, бердәнбер улы Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан итеп китерергә алып китә. Аллаһы ихтыярына каршы килергә базмыйча, Пәйгамбәр галәйһиссәлам Мина үзәненә килә.
Исмәгыйль галәйһиссәламне корбанга китерергә әзерләнә башлый. Исмәгыйль галәйһиссәлам дә әтисенә каршы килми, Аллаһы ихтыярына буйсына.
Коръәндә бу хакта түбәндәгеләр язылган:
«Ул икәү (Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә тулысынча) буйсынгач, ул аны яны белән (җиргә) яткырды. Без аңа дәштек: «И Ибраһим (галәйһиссәлам)! Син төшне акладың». (Шулвакыт Без аларга бик күп итеп савап бирдек) Һичшиксез, (Ибраһим һәм Исмәгыйль (галәйһиссәлам) кебек) игелек кылучыларга Без шулай әҗерләрен бирәбез. Һичшиксез, бу – ап-ачык бер сынау. Без аңа фидия итеп зур (кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган) бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек».
«Саффат / Сафта торучылар», 37:103–107
Ибраһим пәйгамбәр галәйһиссәлам Аллаһы сүзенә каршы килмәгәнгә, тугрылык һәм буйсынучанлык күрсәткәнгә, аңа корбанлык итеп сарык җибәрелә. Һәм улы урынына сарыкны корбан итү кушыла. Менә шулай итеп, ислам динендә корбан китерү башланып китә. Корбан чалуның әһәмияте корбан китерү процессында түгел, ә Аллаһы ихтыярына буйсынуда.