Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чала алмасаң, кайчан каза кылып була?

news_top_970_100
Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чала алмасаң, кайчан каза кылып була?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Диния нәзарәте корбан чалу буенча фәтва чыгарды.

Әссәламүгаләйкүм! Нисабка ия була торып та, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалмадым. Хәзер каза кылырга телим, моны ни рәвешле үтәргә мөмкин?

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән.

Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Корбан чалу бары Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә генә башкарыла. Әгәр сез бу көннәрдә нисаб күләменә ия була торып та бу гамәлне үтәмәгән булсагыз, сезгә корбанлыкның бәясе күләмендә сәдака таратырга кирәк. Мисал өчен, сез яшәгән җирлектә корбан сарыгы уртача 10.000 сум торса – шул акчаны сәдака итеп бирү таләп ителә.

Бу уңайдан имам әс-Сәрахси болай дип яза:

«Корбан чалу көннәре узганнан соң [Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәре], [Аллаһка] корбан чалу юлы белән якынаюның мәгънәсе калмый, чөнки бу төр гыйбадәт урын (әл-Хәрәм) һәм вакыт (корбан чалу көннәре) белән билгеләнгән. Әгәр дә кешегә корбан чалу мәҗбүри булган булса [һәм ул аны корбан чалу көннәрендә үтәмәсә] – аңа корбанлык малы бәясе күләмендә сәдака бирергә кирәк».

(»Әл-Мәбсүт», әс-Сәрахси Т. 12. Б. 14).

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100