Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан бәйрәме: гает намазы ничәдә башлана, нисаб күләме күпме, Тәшрик көннәре кайчан?

news_top_970_100
Корбан бәйрәме: гает намазы ничәдә башлана, нисаб күләме күпме, Тәшрик көннәре кайчан?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

Корбан чалу нисабы – 53 мең сум.

Казанда гает тәртибе:

  • 2.00-3.00 – Коръән уку;
  • 3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
  • 3.30 – гает намазы;
  • 3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9 июнь. Бу көннәрдә (5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә:

«Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».

Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.

Корбан чалу 8 июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100