Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан ашын кайчанга кадәр уздырырга ярый һәм Коръәнне хатын-кыз укый аламы?

news_top_970_100
Корбан ашын кайчанга кадәр уздырырга ярый һәм Коръәнне хатын-кыз укый аламы?
"Татар-информ" архивы

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдәрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин корбан ашына кагылышлы сорауларга «Телеграм» каналында җавап бирде.

Корбан ашын кайчанга тиклем уздырырга кирәк?

Ел дәверендә.

Мөселман булмаган мохтаҗга итен бирергә ярыймы?

Мөселман мохтаҗ бетсә, мөселман булмаган мохтаҗга бирергә ярый.

Корбан ашына намаздагы булмаган кешене чакырырга ярыймы?

Ярый.

Күрем вакытында корбан ашын уздырырга ярыймы?

Ярый.

Корбан итеннән шашлык эшләргә ярыймы?

Өстәлгә харам куйсалар ярамый.

Корбан ашында Коръәнне хатын-кыз укыса ярыймы?

Табында ир-атлар булса, хәтта бер ир булса да, ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100