Танылган көрәшче, Чаллы батыры, Көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы Ранис Гыйләҗетдинов өйләнә. Әлеге шатлыклы хәбәр белән спортчы социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә уртаклашты. Сөйгәненә тәкъдимне ул Мисырда ял вакытында ясаган.
«Ике хыялым чынга ашты: дөнья могҗизасы һәм аның «әйе»се», – дип язган Ранис.
Яшьләрне ихластан котлыйбыз!

- Ранис Гыйләҗетдинов – танылган татар көрәшчесе, 2023 елда көрәш буенча дөнья чемпионы. Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, 2 тапкыр билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, 2022 һәм 2024 елларда Чаллы Сабан туе баш батыры.