news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Рафаэль Кәлимуллин гаиләсендә сөенечле вакыйга

news_top
Көрәшче Рафаэль Кәлимуллин гаиләсендә сөенечле вакыйга
Социаль челтәрләр

«Манзара» көрәшчесе, 75 кг үлчәү авырлыгында Татарстан чемпионы Рафаэль Кәлимуллин әти булган. Тормыш иптәше Регина көрәшчегә кыз бала бүләк иткән. Шатлыклы хәбәр турында Татарстан Көрәш федерацияcенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язганнар.

Рафаэль – танылган көрәшче Ренас Кәлимуллинның бертуган энесе. Аның Регинага бик романтик рухта тәкъдим ясавы хакында «Интертат» язган иде. Рафаэль үзе социаль челтәрләргә еш керми, ә менә тормыш иптәше йөкле вакытындагы матур фотокадрлар белән уртаклашкан.

Яшь әти белән әнине әлеге куанычлы вакыйга белән ихлас котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар