Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шундый матур кызыбыз» – көрәшче Илназ Рамазанов әти булган

news_top_970_100
«Шундый матур кызыбыз» – көрәшче Илназ Рамазанов әти булган
Социаль челтәрләр

Танылган көрәшче Илназ Рамазанов социаль челтәрләрдә үзенең зур шатлыгы белән уртаклаша. Алар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган. Аңа Айза дип исем кушканнар. «Минем иң зур бүләгем. Әлхәмдүлилләһ. Рәхмәт, матурым», – дигән Илназ.

Тормыш иптәше Эльвира исә: «Яхшы көрәшчеләрдән кызлар туа», – дип язып куйган. Аның сторисларыннан бәби тапканда Илназның да янәшәсендә булганы аңлашыла. Эльвира хис-кичерешләрен яшереп кала алмаган иренең үзенә юллаган тавышлы смсларын да урнаштырган. 

«Мин сине яратам, матурым. Ап-ак, чәче генә кара. 3360 кг бит!  Мин хәтта елый да алмадым, күз яшем чыкмады, катып калдым. Көтеп утырганда гына елап алдым да. Аллаһка шөкер. Молодец. Шундый матур кызыбыз. Тизрәк кайтсагыз иде өйгә», – дип шатланган яшь әти. 

Рамазановлар гаиләсен әлеге куанычлы вакыйга белән ихлас котлыйбыз! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100