news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәшче егет давыл вакытында су коенырга барган һәм һәлак булган

news_top

Феодосиядә ирекле стильдә көрәшүче спортчы Азамат Яхутлов давыл вакытында диңгездә батып үлгән. Бу хакта «Коммерсант»ка сылтама белән РИА Новости Спорт хәбәр итә.

Элегрәк Кырымның Спорт көрәше федерациясе 20 яшьлек спортчының суда фаҗигагә юлыгып һәлак булуы турында хәбәр иткән. Фаҗига 5 сентябрьдә булган.

Чыганак мәгълүматларына караганда, егет иптәшләре белән бергә давыл вакытында «Динамо» пляжына су коенырга барган һәм мөстәкыйль рәвештә ярга чыга алмаган. Дулкыннар егетне ачык диңгезгә алып кереп киткән. Пляжда эшләгән коткаручы, Яхутловны коткармакчы булып, хастаханәгә эләккән – җәрәхәтләр алган һәм өшегән.

Һәлак булган спортчы егетнең мәетен икенче көнне генә табып алып чыкканнар. Яхутлов Кырымның иң перспективалы ирекле көрәшчеләренең берсе саналган.

Яхутлов – 2025 елгы Россия Яшьләр спартакиадасының көмеш призеры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар