Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концертында көрәшче Динар Гатиятов белән дуэт җырлаган

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев концертында көрәшче Динар Гатиятов белән дуэт җырлаган
видеодан скриншот

Яңа Чишмә районының абсолют батыры, «Манзара-2023» спорт премиясенә кандидат көрәшче Динар Гатиятов Фирдүс Тямаев белән бергә «Гомер үтә» җырын җырлаган. Бу хәл Фирдүснең концертында булган. 

«Мин бу микрофон белән йорт алдым, машиналар алдым, бу – бик әйбәт микрофон», – дип, Фирдүс Динарга микрофон бирә. Динар җырлый башлагач, залга төшә дә: «Мин дә утырып карыйм әле», – дип, беренче рәттәге буш урынга утыра. Динар сәхнәнең иң алдына басып ук җырлый. Соңыннан алар кул бирешә, кочаклаша, көрәштәгечә итеп «стойка»га басалар.

Халык бу чыгышны көчле алкышлар, хуплау рухындагы кычкырулар, сызгырулар белән кабул иткән.

«Без – көрәшле Халык, без – көрәшче Халык, без – моңлы Халык! Лайк, лайк бу егеткә!» – дип язганнар «Манзара» премиясең «ВКонтакте»дагы битендә.

Көрәш җанатарлары да Динарның чыгышын уңай бәяләгән. «Динар, синнән җиңү көтеп калабыз! Фирдүсне дә алып килергә оныта күрмә үзең белән», «Молодец, супер чыккан», «Молодец, шәп булган! Миңа да җырларга кайтырсың әле», – дип язганнар көрәшчеләр.

Фирдүснең баһадир көрәшче белән дуэты ничек сезгә? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100