Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Яшем һәм көчем мөмкинлек биргәндә, барысын да җиңәргә телим»
Быел Чаллы Сабан туенда абсолют батыр исемен Азат Габдрәшитов яулады. 30 яшьлек Чаллы егете бу исемгә беренче тапкыр лаек булды. Финал ярышында ул узган елгы җиңүче Ранис Гыйләҗетдиновтан өстен чыкты. Бүләк сыйфатында көрәшчегә бәясе 3 млн сум тирәсе торган «Souеast» Кытай автомобилен тапшырдылар.

– Азат, сез быел беренче тапкыр Сабан туеның абсолют батыры булдыгыз. Нинди хисләр кичерәсез? Бу бүләк сезнең өчен никадәр әһәмиятле?
– Бу җиңүгә шактый озын юл үтеп килдем. Мин аңа профессиональ спорт белән шөгыльләнә башлаганнан бирле, ягъни 12 ел дәвамында килдем. Ике ел рәттән «абсолют батыр» исеме өчен көрәшкәндә җиңелдем. Бу юлы инде, ниһаять, моңа ирештем. Җиңүдән алган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый.
– Сез баштан ук җиңәргә дип бардыгызмы яки шулай да ниндидер шикләр бар идеме?
– Мин җиңүгә әзер идем дип әйтергә була. Үземне физик яктан да, техник яктан да әзерләдем. Нәкъ менә шушы көндәш белән көрәшәчәгемне алдан ук белә идем. Тырыштым. Иң көчлеләр җиңә, һәм бу көрәштә иң көчлесе мин идем. Әлбәттә, борчылулар булды, чөнки Ранис Гыйләҗетдинов та – титуллы спортчы. Шуңа күрә мин теләсә нинди нәтиҗәгә әзер идем.
– Нинди кыенлыклар булды?
– Кыенлыкларга килгәндә, алар күбрәк әзерлек вакытында булгандыр, мөгаен. Көненә 2-3 тапкыр тренировкалар. Без ел дәвамында шөгыльләнәбез, чөнки турнирлар, чемпионатлар бар, анда, мәсәлән, авырлыкны 100 кг нан 90 кг га кадәр киметергә туры килә. Ләкин монда йөкләнеш тагын да күбрәк иде. Тренировкалар бик озак дәвам итә. Мәсәлән, иртән ике сәгать, кичен өчәр сәгать. Дисциплина, режим – боларның барысы да үтәлергә тиеш. Вакытында ятарга һәм торырга кирәк. Шуңа күрә, кабатлыйм, иң авыры – әзерлек. Ә спорт келәменә чыгу һәм көрәшү – бу безнең өчен инде автомат режимда уза.
– Чаллыда бу – сезнең беренче Сабан туегыз түгел бит?
– Әйе, 2023 елда Чаллы Сабан туенда мин Ранис Гыйләҗетдиновны җиңдем, әмма башка көрәшчегә – Эльдар Хәмитовка оттырдым. Автомобиль аңа булды. 2024 елда мин машина өчен Ранис белән көрәштем, ул җиңде. Быел финал көрәшендә без яңадан Ранис белән очраштык, һәм җиңү инде минем кулда булды.
– Азат, киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Алар турнирларга һәм чемпионатларга әзерләнү белән бәйле. Мин инде 2 ел бер генә рәсми ярышларда да җиңелмәдем һәм бу юнәлештә дәвам итәргә телим. Яшем һәм көчем мөмкинлек биргәндә, барысын да җиңәргә телим. Киләсе елда тагын Сабан туенда катнашырга һәм анда җиңәргә телим. Әмма алга таба да җиңүләрне дәвам итү өчен тырышырга кирәк.
– Сез гадәттә кайда һәм ничек шөгыльләнәсез?
– Иртәләрен мин фитнес-залда көч күнегүләре ясыйм, ә кичләрен Марат Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбенең көрәш залында шөгыльләнәм. Җыеннар һәм ярышлар алдыннан тагын да күбрәк шөгыльләнергә туры килә.
– Спорттан тыш башка хоббиларыгыз бармы?
– Әйткәнемчә, профессиональ көрәш белән 12 ел шөгыльләнәм. Шуңа күрә вакытның күп өлеше спортка китә, ягъни атнаның 7 көненең 6сы тренировкалар белән уза. Ялга 1 генә көн кала. Буш вакытымда авылга барам, анда мотоциклда йөрергә яратам. Спорттан тыш, зур булмаган шәхси эшем бар.
Чыганак: «Челнинские известия», Руслан Асанов