Фаяз Зарипов - сулдан беренче
Көрәш буенча дөнья чемпионы Фаяз Зариповка зур кайгы килгән, дип яза «Арча хәбәрләре». Аның әнисе вафат булган.
«Арча хәбәрләре» язуынча, Резеда ханымга 55 яшь булган, ул онкология белән авырган.
«Бик авыр хәлләр. Әмма бернишләп тә булмый. Шулай язган, дибез. Узган ел аларның өйләре дә янып, зур борчу китерде. Яңа йорт төзеп, Резедә ханым яңа йортка күчәргә дә өлгерми калды. Урыны җәннәттә булсын инде», – дип язган газета.