Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәш батыры сөйгәненә тәкъдим ясаган. Яшьләр сөенә, бер әби алардан да ныграк сөенә

news_top_970_100
Көрәш батыры сөйгәненә тәкъдим ясаган. Яшьләр сөенә, бер әби алардан да ныграк сөенә
социаль челтәрләр

Лаеш районы Кече Елга авылының сабан туе батыры Илһам Вәлиуллин сөйгәненә тәкъдим ясаган. Матур видеоны «Ирек мәйданы» газетасына укучылары җибәргән.

2024 ел сабан туеның абсолют батыры дип игълан иткәннән соң, Илһам сөйгәнен мәйдан уртасына чакырып чыгара, аңа йөзек суза. Камилә тәкъдимне кабул итә. Яшьләр икесе дә бик сөенә, ә ак яулыклы, милли киемле бер әби алардан да ныграк сөенә. Күңелле кадрларны видеода күрергә мөмкин.

«Кече Елга авылы тарихында беренче тапкыр», – дип язалар видео янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100