Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәш батыры Эльдар Хәмитовка операция ясаганнар

news_top_970_100
Көрәш батыры Эльдар Хәмитовка операция ясаганнар
2023 елгы "Манзара"да Эльдар Хәмитов Радик Сәлаховны җиңеп, беренче урын алган иде
Салават Камалетдинов

2023 елда Чаллының баш батыры, «Манзара» җиңүчесе Эльдар Хәмитовка операция ясаганнар, дип яза «Челнинские известия» журналисты Ләлә Гайфутдинова.

Октябрь башында Бакуда узган билбау көрәше буенча Европа чемпионатында ул тән җәрәхәтләре алган – сул тезен имгәткән. Әмма шуңа да карамастан, 100 кг кадәрле үлчәмдә көмеш медаль алган.

Көрәш федерациясе ярдәме белән, аңа Мәскәүдә катлаулы операция ясаганнар. «Хирурглар 2 сәгать эшләде, кулларыннан килгәнне эшләделәр», – дигән Эльдар.

Кичә көрәшче өенә кайткан һәм гаиләсе – хатыны, улы белән бергә тернәкләнү узганын әйткән. Ул әле 1 ай култык таяклары белән йөриячәген әйткән. Шуңа да карамастан ул, аягына авырлык китермичә, тренировкаларга йөри башлаячагын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100