Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коръәнне кулдан күчереп яза башлаган Артур Писаренко: «Хаттат осталыгын 7 ел үзләштердем»

Артур Писаренконың Изге Коръәнне кулдан күчереп яза башлавына икенче ел китте. Каллиграф «Миллиард.Татар» интернет-порталына биргән интервьюсында Коръәнне кулдан күчереп язуның әһәмияте, Казанда традицион гарәп каллиграфиясен үстерүнең киләчәге турында сөйләде.

news_top_970_100
Коръәнне кулдан күчереп яза башлаган Артур Писаренко: «Хаттат осталыгын 7 ел үзләштердем»
Салават Камалетдинов фотолары

«Бүген сәнгать төре кебек кенә кабул ителә»

– Артур, үткән ел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда кулъязма Коръән әзерләү проектын гамәлгә ашыра башлады...

– Мине бу эшкә Татарстан мөфтие чакырды. Бүген бер команда булып эшлибез: мин язам, бүтәннәр мин язганны тикшерә. Ә комиссияне Дубай халыкара Изге Коръән премиясенең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы, Коръән фәннәре буенча зур белгеч, шәех Маъмун ар-Рави җитәкли. Аның сүзләренчә, теләсә кайсы хаттат (классик гарәп язуы буенча каллиграф) Коръәнне язу белән шөгыльләнә алмый, моңа махсус рөхсәт булырга тиеш. Согуд Гарәбстанында Усман Таха язганнарны да ул тикшергәннән соң бастырып чыгарганнар.
Кызганыч, бүген гарәп каллиграфиясен фән буларак белмиләр диярлек, аны күбрәк сәнгать төре буларак кабул итәләр.

– Ни өчен?

– Чөнки бу – бик авыр эш, моңа махсус белем кирәк. Ә сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләр артык төпченеп тормый, әлеге фәннең үзенчәлекләрен белми, шуңа күрә үзләреннән дә нәрсәдер уйлап чыгарып өстәргә мөмкин. Бүген андый хезмәтләр шулкадәр күбәйде, алар хәтта гарәп каллиграфиясе фәненә алмаш булды, дияргә дә мөмкин. Әле шундый очраклар да бар: ислам мәдәниятендә тәрбияләнмәгән халык вәкилләре, ислам динен кабул итеп, үзләреннән традицион ислам каллиграфиясенә туры килми торган яңа чалымнар кертергә тотына. 
Ислам классик каллиграфиясе фәненең күп гасырлык тарихы бар, аның үсеше Госманлы империясе чорына туры килә. Дөресен әйткәндә, бүгенге хаттатлар – шул мәктәпнең укучылары. Мин үзем хаттат осталыгын 7 ел үзләштердем, һәм бу эшкә рөхсәтне 5 елдан соң гына алдым. Гарәп язуының иң авыр стиле саналган «сөлес» төренә (киң таралган 6-7 төре бар) өйрәнү өчен генә дә 5-6 ел таләп ителә.
Әйе, бер яктан бу – сәнгать, ә икенче яктан – фән һәм ул баланс, математик принциплар, мантыйкка нигезләнгән.

– Карап торышка, каләм яки пумала алдың да, сыздың кебек…

– Мәсәлән, язганда, хәрефләрнең калынлыгы төрле була, ләкин теләсә кайчан, теләсә ничек түгел – һәр язылышның, һәр билге, һәр сызыкның мәгънәсе бар. Ә заманча сәнгать белән шөгыльләнүчеләр очраклы тәэсирлелеккә өстенлек бирә.
Бүген халык «хатт»ны дин белән түгел, ә ислам мәдәниятенә бәйле феномен кебек кабул итә. Шуңа күрә үзләрен гарәп язуы яки ислам каллиграфы дип атаучыларның күпчелеге аның чын мәгънәсен аңламый да. Коръән белән шөгыльләнә алырлык осталарны үстерү ихтыяҗы туды. Шуңа күрә безнең комиссиягә белемле шәех җәлеп ителде, ул бөтенесен дә тикшерә.

БЕЛЕШМӘ. Үткән ел, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап, Казанда кулъязма Коръән әзерләнә башлаган иде. Бу эшкә каллиграф Артур Писаренко җәлеп ителде. Шул рәвешле, 2022 елның 12 гыйнварында Кол Шәриф мәчетендә ул дин әһелләре каршында беренче булып Коръәннең төп сүрәсе – «Фатиха»ны язды.

Кулъязма Коръән әзерләү тәҗрибәсе Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия һәм Пакистанда бар. Казандагы кулъязманың дөрес язылышын дин галимнәреннән торган махсус халыкара комиссия тикшерә. Бер битне язуга кимендә 2 көн вакыт китә. Кулъязманы тикшереп чыгу белән бергә, бу эш берничә елга сузылачак. Аннары кулъязманы зур тираж белән китап итеп бастырып чыгару күздә тотыла.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Онытылган фәннәр рәтеннән чыгару бурычы тора»

– Дубай шәехе синең язганнарыңны карап чыккач, хупладымы соң? Кире борып кайтарганы булмадымы?

 Кире бормый, ләкин һәр битне тикшерә, төзәтмәләр кертә. 

– Төзәтмәләр күп буламы?

– Хәзер күп түгел инде. Эшли-эшли остарасың.

– Эшегез нинди этапта? 

– Ярты ай элек Коръәннең өчтән бер өлешен язып бетердек. Бу – нормаль санала. Гадәттә, Коръәнне күчереп язуга 3-4 ел китә. Без әле тизрәк тәмамларбыз, дип уйлыйм.

– Ә кулъязма Коръән нигә кирәк? «Казан басмасы», төрек, госманлы, согуд стилендә язылган Коръәннәр бар бит инде. 

– Татарлардагы традицион классик ислам сәнгатен онытылган фәннәр рәтеннән чыгару бурыч итеп куелды. Чөнки ул Коръәнне өйрәнү белән бәйле. Ул гарәп теле фәне югарылыгында тора. Шуны да онытырга ярамый: Коръәнне классик стильгә нигезләнмәгән, ниндидер заманча очраклы стильләр белән яза торган кешеләр, үзләре дә белмичә, текстта хаталар җибәрергә мөмкин. Ә хаттат галимнәре арасында һәр хәрефнең язылышы буенча бердәм фикер бар. 

 

«Заманча каллиграфия кыйммәткә ия түгел»

– Үзең турында да сөйлә әле. Син тумышың белән Казаннанмы?

– Юк, мин – Удмуртиядән. IX сыйныфтан соң Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына кердем. Студент вакытта ук Россия ислам институтының гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил хәзрәт Насыйбулловның каллиграфия дәресләренә йөри башладым. Аннары Казан ислам институтына укырга кердем һәм каллиграфия белән шөгыльләнүне дәвам иттем. Мин ислам гаиләсеннән, әти-әнием – мөселманнар.

– Бүген каллиграфия белән генә шөгыльләнәсеңме?

– Көне-төне каллиграфия белән шөгыльләнәм. Укучыларым да бар.

– Бүген Казанда ислам каллиграфиясе мәктәбе күпмедер дәрәҗәдә формалашкан, дип әйтеп буламы?

– Әйе, Рамил Насыйбуллов җитәкләгән мәктәптә теориягә дә зур игътибар бирелә. Без күчереп кенә түгел, ә ни өчен шулай язылганын аңлап язабыз. 

– Ә каллиграфия белән шөгыльләнүче рәссамнар каллиграф булып саналамы?

– Классик «хатт»ан чыгып караганда, алар бернинди дә кыйммәткә ия түгел. Кешеләр утырып оча торган самолет ясаучылар да, кәгазьдән самолет ясап очыручылар да бар. Бу, бәлки, бик тупас чагыштырудыр, әмма «хатт» ягыннан караганда шулай.
Шәмаил исә – җирле жанр, ул Татарстан чикләреннән чыкмый диярлек. 

– Татарлардагы «хатт» фәне тарихын өйрәндеңме?

– Безнең якларга бу сәнгатьне Госманлы империясендә белем алган, төрек хаттатларының укучылары алып кайткан. Аңлашыла инде, «хатт» – ислам җәмгыятендә үсеш ала торган югары сәнгать. Шунлыктан ул безнең җирлектә бик үсеш алмый, ә совет чорында бөтенләй юкка чыга.

– Ә урта гасырлардан калган кабер ташларындагы язулар нинди традициягә карый?

– Ул чордагы «хатт» бик гади була. Бәлки, алар үз заманы өчен камил саналгандыр, ләкин бүген алар шул ук шәмаилдән аерылмый диярлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100