news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коръән яндыруда гаепләнгән Никита Журавель 13,5 елга колониягә хөкем ителде

news_top
Коръән яндыруда гаепләнгән Никита Журавель 13,5 елга колониягә хөкем ителде

Волгоград суды 2023 елның маенда Коръән яндырган Никита Журавельны, дәүләткә хыянәттә гаепләп, 13,5 елга кырыс режимлы колониягә хөкем итте.

Гаепләү ягы фикеренчә, Никита Журавель, Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча, Коръәнне яндыра һәм 10 мең сум акча ала. Ул кулга алынганнан соң Чечняга җибәрелде, февраль аенда Грозный суды аны, диндәге кешеләрне кимсеткән гамәлләр кылган өчен, 3,5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров төшергән видеода аның улы – 15 яшьлек Адам – Журавельны кыйный.

Хәзер ул башка җинаятьтә – дәүләткә хыянәттә дә гаепләнә. Хөкем карарында, Никита Журавель үзе Украина махсус хезмәтләренә хезмәттәшлек тәкъдим иткән, Россия хәрби техникасы ташыган тимер юлларны видеога төшереп җибәргән, диелә. Коръән яндырган өчен хөкем ителгәнен исәпкә алганда, Никита Журавель кимендә 14 ел рәшәткә артында утырачак, дип хәбәр итә v1.ru.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар