«Коръән ашлары бай табын белән мактануга кайтып кала»: артыгын кыланабыз түгелме?
Яшел Үзән районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова ВКонтакте сәхифәсендә фәлсәфи, актуаль фикерләре белән бүлешә.
«Җәмәгать, артыгын кыланмыйбызмы?
«Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез.
Тик. Хәзер шундый әйбер модага кереп китте, тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куеп, һәркемнең алдына куялар да ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә... Мин моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең – бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез», - дип яза ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
«Ифтар ашы, итле шулпа, өстәлгә итле олы бәлеш, җимеш суы, ә калганы чәй һәм конфетлар куела. Бетте-китте!» - дия иде минем әнием. Әмма без үзебезнең бай өстәлебез белән мактану кебегрәк гамәлләрне күзәтәбез. Бу үзенә күрә киләчәк буынны, ягъни балаларыбызны байлык-муллыкка табыну хисе тәрбиялибез түгелме? Динебездәге матур эчкерсез, ихластан гадиләштерелгән дәрәҗәдә, тыйнак кына башкарылырга тиешле гореф-гадәтләребезне, һаман матди кыйммәтләрнең өстенлеген арттырып, шаулап-гөрләп, меңләгән кешене чакырып, мактануга кайтарып калдырабыз. Динебезнең асылы байлыкка бата бара шикелле. Әмма «чама» төшенчәсе – диннең асыл сыйфатларыннан берсе. 10-15 кешелек ризыклы табында аралашу-аңлашуда күпкә өстен һәм фундаменталь рухи кыйммәтләрне, ягъни пакьлык, сафлык, ихласлык, иман, вөҗдан, намус, акыл һәм башкаларны саклау һәм үстерү бүгенге көннең иң изге гамәлләребез санала», – дип яза ул.
«Бик дөрес язгансыз, Клара ханым. Сезнең фикерләрегезгә кушылып, шуны өстисем килә: шушы мәҗлес табыннарын әзерләгәндә хуҗалар Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итәр микән дип борчыласы урынга, кунакларда табын турында начар фикер тумагае, кешеләрдән ким булмагае дип куркалар күбрәк. Нигезендә асыл гамәлләр яткан Коръән мәҗлесләребез үзара ярышуга кайтып кала. Кызганыч, әмма бу шулай»
«Дөрестән дә, кешедә Коръән мәҗлесләрен берсе-берсеннән уздырып әзерләү модага керде. Сүз дә юк, бу шулай. Мин үзем дә укырга йөрештергәлим, әмма мин абыстай түгел. Күрәм, мәҗлес бик купшы әзерләнгән була. Ул берсен-берсе уздырып сәдака өләшүләр... Сәдака бирү, әлбәттә, күркәм гадәт, сүз юк. Әмма сәдака өләшүче ниятен белеп өләшергә тиеш. Мин бу турыда мөмкин кадәр ачыклык кертергә тырышам табындагыларга. Һәрнәрсәнең чамасы бар. Белмәгәнне сорарга кирәк! Белергә тырышуның ояты юк. Дини кануннарны белү һәркемнең дә хәленнән килми. Белмәү оят», – дип килешкәннәр виртуаль дуслары Клара ханым белән.
«Дөрес инде, сүз дә юк. Тик табын әзерләгәч әзерләнә инде, туганнарны, дусларны җыябыз бит. Артканын биреп җибәрәбез, ташлап булмый бит. Аннан һәрберсе күчтәнәчен күтәреп килә. Барлыгыбыз җитәрлек, Аллаһы Тәгаләбез тагын да өстәп куандырып торсын барчабызны да. Киң ризыктан аермасын иде, шөкерана кылып яшик әле булганына», - дигән берсе.
«Соңгы вакытларда Коръән ашыннан соң мулланы озаткач, туганнар, дуслар булган табынга тагын «бер нәрсә» килеп «кунаклавы» да куанып яшәвебезгә керәдер? Моны күргәнем бар. Саклану, тыйнаклык кирәктер», – дип җавап язган аңа Клара Филиппова.