Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кораллы көчләр турында ялган язуда гаепләнүчеләрнең милекләре тартып алыначак

news_top_970_100
Кораллы көчләр турында ялган язуда гаепләнүчеләрнең милекләре тартып алыначак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Президенты Владимир Путин армия турында дөрес булмаган мәгълүмат таратучыларның мөлкәтен конфискацияләү хакындагы федераль законны имзалады. Документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көннән үз көченә керәчәк.

Хәзер Россия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлек, армияне ачыктан-ачык мыскыл итү һәм аның абруен төшергән өчен, акча яки милекне дәүләт файдасына алачаклар.

Үзгәрешләр Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларга кертеләчәк.

Узган атнада Конституция советы комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Полетаев билгеләп үткәнчә, гамәлдәге система үзгәрми, конфискация институты, элеккечә, җәза түгел, ә башка йогынты чарасы булып кала. Ул аңлатканча, бу «алга таба җинаять кылуны булдырмау» яки «профилактик йогынты ясау» өчен эшләнә.

Сенатор сүзләренчә, җәза төре буларак конфискацияләү болай да бар, закон бары тик җинаятьләр исемлеген киңәйтә, террорчылык һәм экстремистик хокук бозулардан тыш, аларга Россия иминлегенә каршы җинаятьләр дә кертелә.

Дәүләт Думасы закон проектын 31 гыйнварда кабул итте, ә Федерация Советы аны 7 февральдә хуплады. Сүз нәкъ менә җинаять юлы белән алынган, законсыз эшчәнлекне финанслау өчен кулланыла торган милекне яки акчаны конфискацияләү турында бара. Бу 2 шартны да исбатларга кирәк булачак.

Моннан тыш, җинаять кылу кораллары да дәүләт файдасына алына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100