Кораллы җинаятьченең мәктәпкә баруын алты кеше күргән, берсе дә хәбәр итмәгән
Илназ Галәвиев мәктәп эчендә сигез минут булган.
Инстаграмда 175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эләккән камералардан видео чыкты.
Ул өеннән мәктәпкә кадәр биш минуттан да кимрәк барган. Туганлык урамында урнашкан йортыннан 175нче гимназиягә кадәр ара якынча 400 метрны тәшкил итә. Камералардан күренгәнчә, җинаятьче тыныч һәм ышанычлы атлап бара.
Шул вакыт эчендә кулына корал тоткан кешене ким дигәндә алты кеше күргән. Каршына килгән бер хатын-кыз белән ул кулын болгап исәнләшеп уза, икенче кешегә юл аша кул болгый. Галәвиевне күргән кешеләрнең берсе дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.
9:25 сәгатьтә ул мәктәпкә керә, 9:33 — кулын күтәргән килеш чыга.