Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көрәк белән чапкан». Билгеле блогерның хаски этен күршеләре үтергән

news_top_970_100

Башкортстанның Иглин районындагы Чуваш-Кобау авылында яшәүче ир-ат хаски этен көрәк белән чабып үтергән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Эт вольерда яши, ләкин, ничектер, шуннан чыга һәм күршеләрнең ишегалдына керә. Хаски эте күршеләрнең тавыкларын ботарлый. Шуннан соң хуҗа этне көрәк белән бәреп үтерә.

Судмедэкспертиза күрсәткәнчә, эт күпләгән чапкаланган яралардан үлгән. Аны үтергән ир-ат гафу үтенми, үкенми һәм түләргә дә җыенмый. Эт хуҗасы исә билгеле блогер булып чыккан. Хаскины аңа 5 ел элек туган көненә бүләк иткән булганнар. Блогер кыз этен үтерүчене суд аша җәзага тарттырмакчы була.

«Честно говоря» тапшыруы редакциясенә этне үтергән ир-атның улы мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, хаски аларның ишегалдына берничә тапкыр кереп, тавыкларны ботарлаган булган инде.  Алар эт хуҗасын кисәткән, чара күрергә кушкан. Эт соңгы тапкыр кергәч 8 тавыкны ботарлаган, хуҗага да һөҗүм иткән. Шуннан соң ул кулына көрәк алырга мәҗбүр булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100