Алып баручы Гөлназ Сәфәрованың авылга әбисе янына кайтуын «подписчиклары» сагынып көтеп тора. Гөлназның әбисеннән дә «мировой» кеше юк. Әлеге мөлаем әби балаларын, онык-оныкчыкларын яратып-сөяргә дә, җир җимерттереп эшләтергә дә өлгерә. Бу юлы да Гөлназ әбисе белән күп сторислар куеп, сәхифәсен карап баручыларны сөендергән. Әбисенең Гөлназга бармак белән төртеп торып чәчәк түтәле ясаткан сторислары аеруча да кызык. «Балчыгыңны ыргыт та, көрәк арты белән бәр! Туры итеп бер генә ал! Булды-булды. Көрәгеңне ник кәкре төшерәсең, туры төшереп өйрән», – дип, «команда» биреп тора ул оныгына.
Гөлназ Сәфәрова авылдан матур кадрлар белән дә бүлешә.
«Әбинең халатын киеп, борынгы трюмо көзгесенә ясалган селфи. Әбигә кайтып килдек бүген. Мин Казан кызы булсам да, бөтен балачагым авылда узды. Майнын 25 ләрендә әбигә каникулга кайтарып куялар иде, әби янында үстек: каз- үрдәк бәбкәләре дә сакладым, көтү дә көттем, колхоз печәнен дә урладым. Беренче «свиданиеләр» дә кичке авыл урамында узды.... Әби, авыл бик якын миңа...Бик!» – ди ул.