Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көрәгем үземнеке!»: Казанда машиналарны кардан чистартып бирү хезмәте барлыкка килгән

news_top_970_100
«Көрәгем үземнеке!»: Казанда машиналарны кардан чистартып бирү хезмәте барлыкка килгән

Өч көн котырган буран вакытында Казанда яшәүчеләрнең күбесенең машинасы кар астында калды. Ихтыяҗ булса – тәкъдим дә була мәкале бүгенге көннәрдә бик актуаль. Казанда яңа төрле хезмәт күрсәтү – машиналарны кардан чистартып бирү хезмәте барлыкка килгән.

Популяр сайтта урнаштырылган мәгълүматлардан күренгәнчә, бер машинаны 500-600 сум түләп тә, 1000 – 5000 сум түләп тә казытып чыгартып була: бәяләр бик төрле.

Шундый игъланнарның берсендә: «Машинаңны кардан чистартып бирәм! Аның өчен 3-5 метрлы чыгу юлын да көрим. Көрәгем бар, үземнеке! Яңа Савин районы гына (Гаврилов, Ямашев, Чистай урамнары). Башта монда языгыз! Мин тиз җавап бирәм. Акчаны карны көрәп бетергәч бирерсез. Тиз килеп җитәм», – дип язганнар. Бу кешене башка районга чакыртып эшләтсәң, аңа өстәп түләргә туры киләчәк. Ә үз тирәсендә ул 500 сум бирсәләр дә риза. Кайбер игъланнарда 500-700 сумның бер сәгать өчен булуы күрсәтелгән. Ләкин андыйларны кимендә ике сәгатькә чакыртырга кирәк икән.

Икенче берәү: «Машинаны кардан чистартам», – дип язган, һәм шушы коры гына игъланына үзенең хезмәте 5000 сум бәяләнүен әйткән.

Көн кадагындагы яңа хезмәт турында юморчы Рамил Шәрапов Шәрапҗан образында шаян «турыдан-туры репортаж» төшерергә дә өлгерде. Яңа төрле һәм күп түләнә торган хезмәткә Шәрапҗан да алынырга исәпли, ахрысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100