Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә кирәкме, юкмы? (Сорау-җавап)
“Коръәнне тәрҗемә итәргә ярамый, балаларны гарәпчә өйрәтергә кирәк. Шул чакта гына алар изге китапны дөрес ите укый алачак, - дигән фикер ишеткәнем бар. Чыннанда Коръән китабын тәрҗемә иткәндә төгәлсезлекләр килеп чыкмыймы икән? Асыл мәгънәсе югалмыймы? Шул соравыма җавап эзли идем”, - дип яза Яшел Үзән районыннан Рөстәм Гыйльфанов.
- Илаһи низам нинди рәвештә кешеләрнең акылына, бәгыренә керергә тиеш? Әлбәттә, Аның тулысынча үзләштерелүе тик туган тел аркылы гына мөмкин. Кеше чит ил телен ничек кенә яхшы өйрәнсә дә, ул барыбер үз телендә фикерли, уйларын үз телендә гәүдәләндерә. Коръән теле – хәзерге заман гарәп теле түгел. Әлеге заман гарәп илләрендә, мәктәпләрендә гыйлем алганнар Коръәнне үзләре дә тик тәфсир аша гына аңлый алалар. Ә тәфсир китаплары, Исламның иң бөек галимнәре тарафыннан эшләнеп, тарих төпкененнән безләргә килеп ирешкән. Шулай да тел үзләштерү авырлыгы сәбәпле, безнең Коръәнне төп нөсхәдә өйрәнүдән читләшергә хакыбыз бармы? Киресенчә, без төрле тәрҗемә ысулларын файдаланып, кешеләрне Коръәннең искиткеч шигъриятенә, кабатланмас моңлы аять җәлиләләренә җәлеп итәргә тиешбез!
Бу мәсьәләне икенче яктан карасак, гарәп теленнән тәрҗемә итүнең җаваплылыгы бик зур. Мәсәлән, Коръәннең беренче тәрҗемәсе 1930 елда Англиядә нәшер ителә, аны атаклы галим – исламны кабул иткән Мармадьюк Пиктхолом башкарып чыга. Галим үзе әйткәнчә, тәрҗемә сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф туры китерелгән булса да, ичмасам аз гына да төп нөсхәгә якынлаша алмый, аның кабатланмас аваз симфониясен, кешеләрләрдә күз яше чыгарырлык хәйран калу, гаҗәпләнү тудыра алмый.
Коръән Кәримне тәрҗемә итүче галимнәр тәрҗемәдәге авырлыкларны түбәндәге дәлилләр белән аңлата:
1. Коръәндәге гарәп сүзләре, заман үтү белән башка мәгънә алган, чөнки вакытлар узгач бөтен телләр дә үзгәрә.
2. Фәкать иң тәүге нөсхәләрне һәм элеккеге тәрҗемәләрне чагыштырып кына, дөреслеккә якынлашырга мөмкин.
3. Классик гарәп телендә гадәттә бер сүзнең нигезе яки тамыры бик күп сүзләрнең мәгънә асылына якынлашмый, хәтта капма-каршы мәгънәдә булуы мөмкин.
4. Кешенең акылы вә фикер сәләтенең иге-чиге булмаган кебек, Коръән тәрҗемәсенең дә камиллеге иң югары ноктага җитүе мөмкин түгел.
Менә шушы дүрт дәлил эченә яшеренгән дә инде күп кенә Европа тәрҗемәчеләренең Коръән Кәрим тәрҗемәсен уңышлы башкара алмауларының сәбәбе. Димәк, Коръән тәрҗемәсе – төгәл тәрҗемә була алмый, шулай да күпмедер дәрәҗәдә аның сүз мәгънәсен ачыклауга ирешүдер.
Сорауга җавап Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең “Тугры юл” китабыннан алынды.