Коръәнгә кадәр дә пәйгамбәрләргә иңдерелгән китапларны мөселманнарга укырга ярыймы?
Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында: «Укырга ярый, тик аларга гыйбадәттә таяну ярамый», - дип җиткерә.
«Белгәнебезчә, Тәүрат (Библия) — Муса пәйгамбәргә, Зәбур (Псалмы) — Давыт галәйһис-сәламгә, Инҗил (Евангелие) — Гайсә пәйгамбәргә, Коръән-Кәрим өммәтебезнең пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламгә насыйп кылына. Бу китаплар арасында иң бөеге, өстене — Коръән-Кәрим. Аллаһы Тәгалә аны моңа кадәр китерелгән китапларның хаталы булуыннан азат итеп иңдерде. Ул иңдерелгәннән соң, Инҗил дә, Тәүрат та, Зәбур да әһәмиятләрен югалттылар. Гыйбадәт өчен Коръән дөрес һәм ышанычлы, гыйбадәттә бары тик аңа гына таянырга тиешлебез. Аның хөкемнәре кыямәткә кадәр хак, кыямәткә кадәр торачак.
Коръәннән башкаларын да укырга ярый, билгеле, тик аларга гыйбадәттә таяну ярамый. Башта Коръәнне, аның тәфсирен укып, динеңне, иманыңны ныгытканнан соң, Тәүраттагы яки Инҗилдәге хаталарны аңларлык булганнан соң гына укы аларны. Ә үзеңнең динеңне белер-белмәс килеш укысаң, алардагы хаталарны белмичә, шуңа ияреп китүең бар. Ислам динен аңлаганнан соң, аның асылына төшенгәннән соң укысаң, андагы хаталарны күрү үзеңнең иманыңны тагын да ныгыта төшүгә ярдәм генә итәр».