Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коръән янмый дигәнгә ышанмый идем, үземә күрсәтте»

16 февральдә Удмуртия башкаласы Ижевскида эшчеләрнең киенеп-чишенеп йөри торган будкалары яна. Корылма тулысынча янып бетә, әмма будка эчендәге шамаилнең бер кырыена да ут капмаган була. «Интертат» бу вакыйганың шаһиты — Илназ Нәҗипов белән сөйләште.

news_top_970_100
«Коръән янмый дигәнгә ышанмый идем, үземә күрсәтте»
Илназ Нәҗипов

Бу янгын видеоязмасы мессенджерларда таралды.

Будка Кукмара районы егете, ә хәзерге вакытта Ижевскида яшәүче 35 яшьлек Илназ Нәҗиповныкы.

«Мин Кукмара малае, ә Ижауда күптәннән торам, монда өйләндем һәм гаиләм белән шушында яшим», — дип таныштырды ул үзе белән.

Янгынны сүндерүчеләрнең фаразлавынча, ут электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан. Илназ металлл конструкцияләрдән корылмалар җыю белән шөгыльләнә. Будка ул эшли торган урында булган.

Янгынны үзем беренче күрмәдем, анда түгел идем. Будка эш урынында тора, ул эшчеләрнең киемнәрен алмаштырып, көндезге ашларын ашап, салкыннарда җылынып, ял итеп утыра торган урыннары иде.

Анда бөтен нәрсә янып бетте. Янмаган шамаил диварда эленеп тора иде. Бытовканың тышы тимердән, ә эче такта белән тышланган, ике арада җылыткыч куелган. Идәннәре, түшәмнәре — бөтенесе янып беткән иде, ә шамаил кадакта шул килеш эленеп тора. Хәтта идәндәге аяк киемнәре янып беткән. Будканың эчендә нәрсә бар, барысы да янган.

Шамаилнең арткы ягы чүпрәк сыман материалдан (ефәккә охшаган) булгангамы, нык кызу сәбәпле әзрәк каты булып тора. Ныграк ышкысаң, таралып та төшәр сыман иде. Ләкин таралуын таралмады ул үзе, мин инде аны башка җиргә алып кертеп куйдым. Тора, исән-сау, берни эшләмәгән.

Хәзер икенче бытовканы җиткерәбез, янганын сүттек. Шамаилне төзәткәләп, яңа бытовкага элеп куячакмын, аны ташлап булмас. Шамаилдә нәрсә язылганын миңа әйткәннәр иде, ләкин исемдә калмады. 

Ул шамаил сезгә каян килгән иде?

Мин ул шамаилне тапкан идем бит. Ничектер иске сарайларны сүтеп алып килделәр безгә, шунда чүп арасыннан чыкты ул. Мин инде, аяк астында ятмасын дип, аны алып, җепләрен ясап, элеп куйган идем.

Моңарчы хайваннар андый догалы әйберләргә басмый, янгын булган җирләрдә Коръән китаплары янмый дип ишеткәнем бар иде. Ләкин ничек инде янгын булган җирдә бөтен нәрсә янган, ә бер китап кына исән калган дип аптырый идем. Үзем күргәнче ышанмадым. Менә шул ышанмаганга ышандырып күрсәткәндер инде Ул миңа.

Сез үзегез намаздамы?

Мин диндә түгел, намазлар да укыган юк, әмма әти дә, әни дә намазда. Дингә басарга дигән уйлар юк әлегә, ләкин ышанам. Менә хәзер чынлап торып ышанырга була инде… Чөнки үзем күрдем. Мин аны, билләһи, үзем күрмәсәм, булмас бу дияр идем.

Әти-әни: «Ышанмагач, ышандырып күрсәткән инде Ул сиңа», — дип әйттеләр.

Әле беләсезме, бытовка яна дип шалтыратуга, минем күз алдыма шул шамаил килеп басты… Янгын урынында шундый хәлләр була иде дип әйтәләр иде, бытовкадагы шамаил бар, нишләгән икән дип уйлап бардым. Белмим нигә, ләкин уйга беренче булып шул килде.

Әле килеп җиткәч тә янгынны сүндерүчеләр якын да китермәделәр, шуңа күрә ярты сәгатьләп сүндереп бетергәннәрен көтеп тордым. Алар сүндереп, җыенып беткәч кенә, иң беренче шамаилне кереп карадым.

Ярый әле кешеләр булмаган ул бытовка эчендә. Эшчеләр эш урынында иде ул вакытта, ә мин үзем шәһәрдә идем, — дип сөйләде Илназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100