Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коръән укырга кайда өйрәнеп була?

Укулар ике ай дәвамында Казанның җиде мәчетендә ике тапкыр уздырылачак.

news_top_970_100
Коръән укырга кайда өйрәнеп була?
Салават Камалетдинов

Казан мәчетләрендә бушлай Коръән уку курслары оештырылачак. Укулар 2 февральдән шәһәрнең җиде мәчетендә узачак.

Курсларда тыңлаучылар Коръәнне нульдән, гарәп алфавитыннан алып уку кагыйдәләренә кадәр өйрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Укулар ике ай дәвамында Казанның җиде мәчетендә ике тапкыр уздырылачак: «Рәшидә» (Цветочная ур., 24), «Әниләр» (Газ ур., 18); «Зәңгәр» (Сара Садыйкова ур., 8), «Казан Нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3); «Нур Ислам» (Муса Бигиев ур., 36), «Иман Нуры» (Дорожная ур., 32) һәм «Гаилә» (Фәйзи ур., 2).

Укуны уңышлы тәмамлаган тыңлаучыларга сертификатлар тапшырылачак. Курслар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында изге Рамазан ае җитүгә ике ай кала башлана. Өстәмә мәгълүматны ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында белергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100