Коръән уку алдыннан нәрсә эшләү хәерле?
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Шура" альманахында шушы сорауга җавап биргән.
Мөселман кешесе Коръән укыр алдыннан нәрсә эшләсә, хәерле?
«Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелгән: Коръән укырга җыенучы кешенең яхшы халәттә булуы зарур, ягъни әлеге кешегә үзенең чиста, пакь киемнәрен киеп (ир-атларга исә чалма кию хәерле), кыйбла ягына карап утырырга киңәш ителә, чөнки Коръәнгә һәм фикыһка хөрмәт күрсәтү зарур санала. Бу турыда «Фәтәва Кадыхан» китабында да әйтелә.