Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коръән мәгънәләрен татарчага тәрҗемә итүче Булат Мөбәрәков: "Без бу хезмәтне күп акчага ия булыйк дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, кешеләргә ярдәмче булсын дип эшләдек"

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" китабын әзерләп чыгарды. Бу хезмәт Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе дип тәкъдим ителде. Укучыларыбыз, бу хезмәт белән кызыксынып, "Бу яңа тәфсирме?" дип сорый. Әлеге хезмәтне әзерләгән шәхесләрнең берсе - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат Мөбәрәков аның мәгънәсен, тәрҗемә эшенең үзенчәлекләрен аңлатты. 

news_top_970_100
Коръән мәгънәләрен татарчага тәрҗемә итүче Булат Мөбәрәков: "Без бу хезмәтне күп акчага ия булыйк дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, кешеләргә ярдәмче булсын дип эшләдек"

  • Көръән мәгънәләренең тәрҗемәсен Диния нәзарәте вәкилләре тел белгечләре белән берлектә башкарган. Тәрҗемәне әзерләүчеләр – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат Мөбәрәков, социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова һәм матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова.
<~>

Тәрҗемә белән тәфсир нәрсәсе белән аерыла? Коръәннең иң кыска, иң әһәмиятле мәсьәләләрен аңлата торган тәфсирне без "мәгънәләр тәрҗемәсе" дибез. Мәгънәләрнең тәрҗемәсе ул сүзгә-сүз тәрҗемә түгел. Чөнки, мәсәлән, сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, берничә төрле мәгънә аңлаткан омонимнар очрый. Димәк, кеше, тәрҗемә иткән вакытта, мәгънәне дә сайлап алырга тиеш. Һәм бу мәгънә дөрес булырга тиеш. Бу мәгънәләрне бары тик галимнәр, ягъни шәригать гыйлемнәре белгечләре генә сайлый ала.

Коръән мәгънәләрен язган вакытта нәрсәне белергә кирәк? Беренче чиратта - һәрбер аятьнең иңү сәбәбен, аның нинди вазгыятьтә һәм нинди шартларда иңүен. Икенче шарт: бу аятьне Аллаһ Тәгалә үзе мәнсүх кылды микән, ягъни аннан чыккан хөкемне, аңлашылган мәгънәне Аллаһ Тәгалә үзе гамәлдән чыгарды микән - шуны белергә кирәк. Өченче төп шарт: аңлашылмаган кайбер аятьләрне Аллаһ Тәгалә башка аятьләр белән аңлата микән, юкмы икәнен дә белү кирәк. Дүртенчесе: бу аятьләребез турында Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм нәрсә дип әйткәнен белү зарур, чөнки Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм аңлаткан вакытта да ул тәфсир була. Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә килгән мәгълүмат ул Аллаһ Тәгаләдән килә. Һәм тагын бер шарт: Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм сәхәбәләренең бу аятьләр турында нәрсә дип әйтүләрен һәм дә нинди аңлатма бирүләрен белү кирәк. Чөнки сәхәбәләр бу аятьләр нинди вазгыятьтә иңгәнен беләләр, алар шаһит иделәр бу аятьләр иңгән вакытта. Һәм пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмнән алар бу мәгълүматны турыдан-туры алалар.

Менә бу этапларны без тәфсир дип әйтә алабыз. Бу безнең Хәнәфи мәзһәбе буенча тәфсирнең аңлатмасы.

Тәрҗемәдә эшләгән галимнәр иң югары, шигырьләр язарлык дәрәҗәдә гарәп телен белергә тиеш. 

Сүзгә-сүз тәрҗемәне электән үк татар галимнәре дә, дөньядагы башка галимнәр дә кабул итмәгән. Чөнки бу очракта гыйлемгә ия булмаган кеше һәрбер сүзне үз тәҗрибәсеннән чыгып аңлата. Коръәндә күп мәгънәле сүзләр бар, ә сүзгә-сүз тәрҗемә итүчеләр, Аллаһ Тәгалә нәрсә әйтергә теләгәнен белмичә, үз тәҗрибәсеннән чыгып, үзендә булган гыйлемнән генә чыгып эшли. Үз Коръәни Кәримне үзенең гыйлеме яисә гыйлемсезлеге аша аңлый.

<~>

Мәсәлән, анда, рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә иткән вакытта “День, когда обнажится голень” дип аңлашыла торган гыйбарә бар. Ягъни, сүзгә-сүз булганда, "аяк ачык калган вакытта" дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу - фразеологизм һәм аның фразеологизм икәнен бары тик гарәп теле белгечләре һәм галимнәр генә аңлый. Аның мәгънәсе "бик авыр булачак көн" дигәнне аңлата. Без аны "аяк ачылган көн" дип түгел, "авыр булачак көн" дип яздык. 

Безнең тәфсирнең үзенчәлеге - структурада. Мәсәлән, без аятьне бирәбез, мәгънәнең тәрҗемәсен язабыз һәм кыска рәвештә аны аңлатырга тырышабыз. Соңыннан җәяләр эчендә аңлатмалар бирәбез. Ул аять буларак кына укылган вакытта, җәяләрне укымаган вакытта тулы мәгънәгә ия. Җәяләр белән бергә дә ул тулы мәгънәгә ия. Ягъни болай укысаң да, тегеләй укысаң да, аңлатмалар белән бергә укысаң да ул тулы мәгънәгә ия. 

Тагын бер үзенчәлек: астөшермә, сылтама. Аллаһ Тәгалә бит ул кыска сүздә күп мәгънәне белдерә. Һәм кайбер вакытта Аллаһ Тәгалә кинәт бер аятьтән икенче аятькә күчкән вакытта теманы алмаштыра. Бу теманы ни өчен алмаштырды, нәрсәгә алмаштырды, монда нәрсә турында сүз алып барыла - боларга аңлатманы аерым рәвештә астөшермәдә билгеләдек.

Икенчедән, кайбер аятьләр теманы кыскача ачалар, ә без, алар яхшырак аңлашылсын өчен, кайбер шәригать мәсьәләләрен аңлатырга тырыштык. Галимнәр билгеләгәнне астөшермәдә күрсәттек. Бу безнең тәфсирнең үзенчәлеге дә, өстенлеге дә. 

Әлбәттә, тәфсирне язган вакытта без булган тәфсирләрне - татар галимнәребезнең, гарәпләрнең һәм төрекләрнең тәфсирләрен кулландык. Әйткәнемчә, бездә җәяләр белән дә, җәяләрсез дә укыла. Һәм бөтенесе дә тәмамланган мәгънәгә ия. Минемчә, болар барысы дә безнең тәфсирнең өстенлеге.

Әлбәттә, бәлки кайбер вакытта хаталар да киткәндер. Чөнки моны кешеләр әзерләде, димәк, кешелек факторы бар. Әгәр дә берәр кеше хата таба икән, беренче чиратта, минемчә, тәнкыйть башлаганчы, безгә мөрәҗәгать итсен, без аны төзәтергә тырышырбыз. Чөнки без бер-беребезгә ярдәмче булырга тиешбез. Без аны күп акчага ия булыйк әле дип әзерләмәдек, без аны Аллаһ ризалыгы өчен, кешеләргә ярдәмче булсын дип эшләдек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100