«Копия!»: Социаль челтәрләрдә Рүмия Фәтхетдинова белән Рания патшабикәне чагыштыралар
Күптән түгел 2000 елларда популяр булган җырчы Рүмия Фәтхетдинова «Интертат»ка интервью биргән иде. Шуннан соң бер әйбер ачыкланды: Рүмия йөз-кыяфәте белән Иордания патшабикәсе Раниягә охшаган икән.
Үзегез чагышытырып карагыз:
Сул якта – Рүмия, уң якта – Рания.
Социаль челтәрләрдә «Интертат» укучылары, кызларны чагыштырып төрле фикерләр язалар. Кемдер «охшамаган» ди, ә кемдер «Копия!» дип яза.
Берәү «кайсысыныңдыр авызы зуррак» дип төгәллек керткән. «Татарга охшамаган татарлар күбәеп китте әле. Татарларда гарәпләргә охшау дәрәҗә саналмый», – дип язган берсе. «Икесе дә чибәр, татып карыйсы килеп китте», – дип язучы да бар.
«Румия чибәррәк», «Рания матуррак» дип язалар. Ә сез ничек уйлыйсыз? Башкаларның ни язганын укыгыз һәм үз фикерегезне «Интертат» телеграм каналында яисә «ВКонтакте» төркемендә калдырыгыз.