news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Копейск шәһәрендәге предприятиедә шартлаудан соң, ун кеше һәлак булган

news_top

Кичә кич Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендәге предприятиеләрнең берсендә шартлау булган. Төбәк губернаторы Алексей Текслер телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, шартлау вакытында һәлак булучылар саны 10 кешегә җиткән.

5 кеше хастаханәгә озатылган. Аларның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. 2 пациент пешү җәрәхәтләре үзәгенә, тагын 2се 1 нче өлкә клиник хастаханәсенә күчерелгән. 1 пациент Копейск шәһәр хастаханәсендә калган.

Янгын сүндерелгән. Территориядә тикшерү эше бара. Фаҗига урынына Урал өйрәнү-коткару үзәге төркеме килгән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының психологик хезмәтеннән 10 белгеч кергән төркем эшли.

Копейск шәһәр округында муниципаль гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

«Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Ярдәм күрсәтеләчәк, һичшиксез, бу катлаулы вакытта ярдәм итәчәкбез», – дип язган Алексей Текслер.

Копейск шәһәр округындагы фаҗига сәбәпле, 24 октябрь Чиләбе өлкәсендә матәм көне дип игълан ителгән. Төбәкнең бөтен территориясендә флаглар төшереләчәк. Мәдәният учреждениеләренә һәм телерадикомпанияләргә күңел ачу чараларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар