Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көпчәкле йорт ясаучы Хәлил Гарипов: «Хәзер үзең ясаган техниканы теркәү авыр»

Хәлил Гарипов – гади «Газель» машинасын көпчәкле йортка әйләндергән кеше. Бу гына түгел әле, кечкенә трактор, вездеход, мотоцикл, моторлы самокат – нинди генә техника җыймаган ул! Үзе әйтмешли, берсен сүткән, икенчесен җыя торган...

news_top_970_100
Көпчәкле йорт ясаучы Хәлил Гарипов: «Хәзер үзең ясаган техниканы теркәү авыр»
Хәлил Гариповның шәхси архивыннан

Хәлил абый Гарипов Марий Эл республикасының Бәрәңге районы Мазарбашы авылында яши. Ул гомере буе хезмәт фәне укыткан, 11 ел мәктәп директоры булып эшләгән. Күп еллар техник түгәрәк алып барган, укучыларын кечкенә авыл хуҗалыгы техникалары ясарга өйрәткән.

– Элекке укучыларым арасында снегоход, машина, тракторлар ясаучылар бар. Алар белән горурланам, – ди бүген Хәлил Гарипов.

Хәлил абыйдан төп казанышы – көпчәкле йорт турында сораштырам. Эшкә керешкәнче, беренче чиратта «Газель» машинасы сатып алган ул. Анысын «җиде урынлы булсын, бензин белән дә, газ белән дә йөрсен» дигән таләпләр куеп эзләгән. Аннары, җиң сызганып, кузовын йорт рәвешенә китерергә керешкән.

– Көпчәкле йортта 4 йокы урыны ясадык, «Газель» салонында тагын 2 урын бар. Юлда йөрү өчен булгач, биобәдрәф белән душ булсын, дидек. Аны эшләп чыктык, бакта – 120 литр су.

Су ага торган җайланма ясадык, канализациясе бар. Ризык әзерлисең килә икән – газ баллонлы плитә әзер. Киемнәрне дә теләсә ничек ыргытып булмый – шкаф ясап куйдым.

Телевизор, суыткыч, кондиционер урнаштырырга мөмкин. Онык теләге буенча Интернет та керттек. Автойортның эчке ягын тулысынча ясалма күн белән тышладык, люклар ясадык, – дип автойорт турында сөйләде Хәлил Гарипов.

 

Фото: © Хәлил Гариповның шәхси архивыннан

Электр энергиясе каян килә?

– Машина өстенә кояш батареясы куйдык. Сәяхәт вакытында электр җиһазлары эшләвен тәэмин итү өчен, ул тулысынча җитәрлек. Әлбәттә, аккумулятор да бар.

– Җылылык мәсьәләсе ничек?

– Җылыткыч та куелган, тышта минус 20 градус булганда, бу йортта якынча 18 градус җылы тора.

– Озак ясадыгызмы?

– Бер елга якын. Көз көне гаражымда тотынган идем, майда төгәлләдем. Кибеттән әзер автойорт сатып алган очракта, аның хакы 3-5 миллион сум. Кыйбат бит. Ә болай «Газель»ны 1,2 миллион сумга сатып алдым. Аннан эчен ясаганда 300 меңләп акча киткәндер.

Шунысы да әйбәт: эчендәге әйберләрен салдырып була торган механизм куйдым. Салдырам да фургон утырып кала, гади «Газель» итеп кулланам.

– Сатмыйсызмы?

– Сораучылар бар, ләкин сатар өчен эшләмәдем бит. Пенсиягә чыккач, үзебезгә рәхәтләнеп сәяхәт итү өчен ясадык. Улым быел гаиләсе белән Дагыстанда йөреп кайтты. Үзем Болгарда һәм Алабугада булдым.

Мондый автойортта үзеңчә сәяхәт итү мөмкинлеге бар. Арысаң, туктап ял итеп, йоклап алырга була.

 

Фото: © Хәлил Гариповның шәхси архивыннан

– Ярдәмчеләрегез бармы соң?

– Ике улыбыз, алты оныгыбыз бар. Алар да селкенергә ярата. Улларым да булыштылар, 7 класста укучы оныгым Далил башыннан ахырына кадәр ярдәмче булды, бөтен каникулларын авылда уздырды. Түшәмдәге фанераны да Далил тулысынча үзе җыйды. Анда-монда тотып торырга кирәк, үзеңә генә эшләп бетерү мөмкин түгел бит.

Мәктәптә 30 ел эшләп пенсиягә чыккач, күп еллар улым Илсур белән пластик тәрәзәләр ясау белән шөгыльләндек. Материаллар кайтарабыз да, үзебез тәрәзәләр ясап, кешеләргә барып куябыз. Башта стеклопакетын да үзебез ясый идек, аннан анысын сатып ала башладык.

Әйбер сатып, күчереп кенә түгел, эшләп ашый торган эш инде бу. Заманына күрә әйбәт бизнес булды, хәзер ул эшебез бетеп бара. Тәрәзәне эшләп карагач, автойорт ясаганда да үзенә күрә күзаллау булды. Сэндвич-панельләре, тәрәзәләре, ишекләре шул ысул буенча ясалган бит.

– Материалын каян табып бетерәсез?

– Күбрәк металлга тапшырылган әйберләр белән эш итәм. Кыйбатлырак әйберләрне автозапчасть кибетләреннән алам, Кытайдагы «Алиэкспресс» интернет-кибетеннән кайтартам. Хәзер комплектация ягы белән проблемалар юк, бөтен әйберне табарга була.

– Совет чорында материал табу кыен идеме?

– Кыен иде. Станоклар да бу кадәр булмады. Ул вакытта кайрый торган станок, эретеп ябыштыру аппараты, дрель – кулда шуннан башка бүтән әйбер юк иде. Хәзер ярымавтомат эретеп ябыштыру, пластик «сваркалары», нәрсә генә юк бит. Ул яктан бик яхшы. Материал, запчастьләр табу да җиңел.

Хәзер ясаган әйбереңне теркәү, законлаштыру мәсьәләсе генә проблемалы.

– Кәгазь боткасымы?

– Совет чорында сызымнарыңны, алган әйберләреңә квитанцияләрне җыеп барып, ясаган әйбереңне күрсәтеп, яңа техниканы җиңел генә теркәп була иде. Хәзер лицензияләр һәм экспертизалар килеп керде. Катлауландырдылар, аны ерып чыгу өчен зур акчалар кирәк. Безнең кебек авылда яшәгән кеше үзе ясаган техникасын терки алмый.

 

Фото: © Хәлил Гариповның шәхси архивыннан

– Теркәмәгәч, анда йөрергә рөхсәт ителәме соң?

– Йөрергә рөхсәт ителә. Әмма басуларда, урманнарда гына, зур юлларга чыгарга ярамый. Ә элек аны теркәп, зур юлларга да чыгып була иде.

– Алайса көпчәкле йорт белән ничек йөрисез?

– Анысын эшли башлаганчы ук исәпкә алдым. Әзер «Газель» машинасы сатып алып, калган әйберләрне аның эченә генә утырттым бит. Шуңа күрә өстәмә ясалган әйберләр «йөк» дип атала. Йөрергә рөхсәт ителә.

– Хәзер дә тик ятмыйсыздыр әле? Тагын нәрсәләр ясыйсыз?

– Бүгенге көндә зур көпчәкле вездеход ясап ятам. Олы улым ауга йөрергә ярата, шуңа дип башлаган эшем бу. Узган ел октябрь аенда рамнан гына тотынган идем, бер ел узды. Эшләп бетерергә күп калмады инде.

Ике улым да Йошкар-Олада өй салып чыктылар, унар сутый җирләре бар. Аларга хуҗалык эшләре өчен кечерәк кенә берәр трактор ясап бирергә, дигән уйларым бар. Үземә дә кечкенә тракторлар ясадым.

Балаларга күп төрле самокатлар да ясадык. Гадиеннән тотынган идек, аннан моторлар куеп, бензинлысын да эшләдек.

Совет вакытында чыгарылган бензопилага пычак урнаштырып, газон чапкыч ясадым.

 

Фото: © Хәлил Гариповның шәхси архивыннан

– Хәлил абый, гел гаражыгыздан чыкмый торган кеше инде сез алайса. Хатыныгыз сүз әйтмиме?

– Хатыным Флюра мәктәптә башлангыч сыйныфлар, информатика фәненнән укытты. Хәзер икебез дә пенсиядә, өйдә. Гаражда ятканга хатын-кызның ачуы да килгәлидер. Мавыгып китеп, аңа булышырга да өлгермәгән чаклар буладыр.

Пенсионерга көн үткәрергә кирәк бит инде, тик ятасы килми. Техника ясаганда мине күбрәк эшләү процессы кызыксындыра. Үзең теләгәнчә, үзеңә кирәгенчә эшлисең – шунысы кызык.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бу алтын кулларга памятник куярга була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100