Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көньякта көчле яңгырлар: авылларны су баса, тавык йомыркасы кадәр боз ява

news_top_970_100
Көньякта көчле яңгырлар: авылларны су баса, тавык йомыркасы кадәр боз ява
https://23.mchs.gov.ru/

Сочида көчле яңгырлар китергән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара, Абхазиядә әле һаман су баса. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Краснодар краенда Адлер – Веселое – Джубга – Сочи юлы 2 көн ябык иде, аны хәзер ачканнар. Юлдагы суны суыртып алганнар, чүп-чарларны җыештырганнар. Сириус федераль территориясендә җәмәгать транспорты йөри башлаган. Мирный бистәсендә ишегаллары су астында кала әле. 350дән артык кешене вакытлыча тору пунктларына күчергәннәр.

Абхазиядә кичә кич белән яңгыр аркасында Сухум шәһәренең урамнары су астында калган. Гагры шәһәрендә 1000нән артык йортны су баскан, 3 авылга зыян килгән. Мәскәүдән килгән турист хатынны су агызып алып киткән. Хәзер аны коткаручылар эзли. Бөтен яр буенда пляжлар ябык. Тимер юлларны су баскан, берничә поездны туктатырга туры килгән. Абхазиягә баручы пассажирларны бүген автобусларга утыртып җибәрәчәкләр, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, начар һава торышы бөтен Кара диңгез ярында котыра. 11 июльдә Сочида тавык йомыркасы кадәр боз яуган. Ачык балконнарда үрелгән урындыкларны тишеп бетергән.

Яңгырлар аркасында Сочи янындагы Хост шәһәрендә 10 машинаны су агызып алып киткән.

11 июльдә Туапсе шәһәрендә яшәүчеләр диңгез өстендәге зур өермәләрне видеога төшергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100