16 августта Көньяк Сахалин шәһәр паркында Сабантуй узды. Быелгы бәйрәм Россия халыклары бердәмлеге елына һәм «Туган тел» мәдәни үзәгенең 20 еллыгына туры китерелде, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, елдагыча бәйрәмдә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, төбәк хакимияте, Көньяк Сахалин администрациясе вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Мэр Сергей Надсадин исеменнән вице-мэр Дмитрий Хәйбриев бәйрәм кунакларын котлады һәм өлкә башкаласында дистәләгән милләт һәм этник җәмгыять вәкилләренең күп еллар дәвамында яшәвен билгеләп үтте.
Ул шулай ук быелгы Россия халыклары бердәмлеге елында Сабантуйның тагын «Туган тел» үзәге юбилее белән бергә билгеләп үтелүен символик дип атады. Үзәк ике дистә ел дәвамында милли үзенчәлекне саклау буенча зур эш алып бара, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый, Көньяк Сахалинның мәдәни мирасын баета.
Бәйрәм кунаклары өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Тематик мәйданчыклар эшләде: спорт ярышлары, уеннар һәм милли көрәш турниры, халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар, татар әдәбияты күргәзмәсе, Габдулла Тукайга багышланган этнография күргәзмәсе, Фәрхетдинов исемендәге истәлекле экспозиция, махсус хәрби операциягә багышланган патриотик зона һәм башкалар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.