Көньяк Кореяның «Jeju Air» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшеп утырганда һәлакәткә юлыккан. Ул Таиландтан Кореяның Муан шәһәренә очкан булган. Анда барлыгы 181 кеше булган – 6сы экипаж. Самолет төшеп утыру полосасыннан чыгып китеп коймага бәрелгән һәм яна башлаган. 175 пассажирның 173е һәлак булган. 2 кеше исән калган. Экипаж турында әлегә мәгълүмат юк, дип хәбәр итә «Yonhap».
«Комсомольская правда», очкычта Россия кешеләре булмаган, дип яза. Һәлакәт сәбәбе – кошларга бәрелү, дип яза басма. Самолет җиргә утырганчы ук һавада яна башлаган.