news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көньяк Корея Россия белән берлектә компьютер уеннары булдырырга тели

news_top

Көньяк Корея Россия белән берлектә компьютер уеннары булдырырга тели. Бу хакта «РИА Новости» Корея Республикасының Мәскәүдәге мәдәният үзәге җитәкчесе, вәкаләтле министр һәм киңәшче Чжун Гон Пакка сылтама белән хәбәр итә.

«Без уртак проектлар булдырырга теләр идек. Элегрәк без уртак җитештерү белән шөгыльләндек, ә иҗат итү – бөтенләй башка нәрсә. Россиядә төрле контент булдыру өчен уңайлы шартлар бар. Без берләшкәндә уңышка ирешәчәкбез», – дигән Пак.

Көньяк Корея яшьләренең Россиядә җитештерелгән Escape from Tarkov онлайн-шутер уенын яратып уйнавын сөйләгән.

«Бу уенның Кореяда рейтингы югары. Корея базарында югары бәяләнгән башка Россия уеннары да бар», – дип билгеләп үткән үзәк җитәкчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар